Баш бит
Бөтендөнья үбешү көне, Малавида — Бәйсезлек көне, Перуда — Укытучылар көне, Финләндиядә — Җәй һәм шигърият көне, һ.б.
- 1476 — алман астрономы, математик Региомонтан вафат була.
- 1878 — Кәлимулла Хәсәнов, 2нче патша Думасы (1907) һәм Милләт Мәҗлесе (1917-1918) депутаты туа.
- 1880 — Бастилия алу көне (14 июль) Франция милли бәйрәме дип игълан ителә.
- 1919 — беренче трансатлантик дирижабль очышы.
- 1923 — ССРБ Конституциясе гамәлгә керә.
- 1940 — Казакъстанның рекордчы-җитәкчесе Нурсолтан Назарбаев туа.
- 1950 — Габдрахман Рәсүли, ислам дин әһеле, мөфти вафат.
- 1954 — татар язучысы һәм әдәби тәнкыйтьче Гомәр Гали сөргендә һәлак була.
Нормабаш — Татарстан Республикасының Кукмара районына керә торган авыл. Авылга XVII йөзнең икенче яртысында − 1675 елларда нигез салына. 1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Юмья волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан — Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән — Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында. Хәзер Байлангар авыл җирлеге составында. XVIII йөз — XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле — игенчелек һәм терлекчелек була, шулай ук киез итек басу кәсепчелеге тарала. 1898 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, авылда мәктәп була. 1934 −1956 елларда колхоз кирпеч заводы эшли, ул күрше авылларда яшәүчеләр өчен дә продукция җитештерә. XX йөз башында авылда мәктәп, мәчет, тукыма ману йортлары, вак-төякләр белән сәүдә итүче ике кибет эшли. Нормабашта дүрт тапкыр мәчет салынуы билгеле.
Сез беләсезме?
- Теләче көрәшчесе бәйгеләрдә 36, Лениногорскиныкы 50 җиңел машина откан.
- Атаклы курайчының туган авылында аңа багышлап, халык музыка уен коралына һәйкәл куелган.
- Леди Гаганың тормышын порнопародиядә яктыртканнар.
- Япония мангасы хыял, хыянәтчелек һәм үч алу турында сөйли.
- 2023 елның маенда чыккан янгын авылның Җәмигъ мәчетенә берничә метр җитәрәк туктап калган.
- Драм-энд-бейс биючесе микроикътисад буенча эрзә телендә әсбап язган.
- Маҗарстан блэк-металлисты һәм вегетарианы чыгышларда дуңгыз башларын кулланудан канәгать булмаган.
- Иске йолалыкчыларның токымы селькуп телен коткарырга тырыша.
- Русофоб язучыга неонацист һөҗүм иткән.
- Польша генералы Бельгия армиясенең баш командующие булган.
- Ат башы белән таякта ат чабышлары буенча спорт ярышлары үткәрелә.
- Яһүди улы НСДАП әгъзасы булган.
Көн үзәге темалары
Зур Шартлаудан соң иң борынгы дәлилләнгән галактика буларак JADES-GS-z13-0 билгеләнде. Җир орбитасындагы Джеймс Уэбб инфракызыл нурланыш телескопы ярдәмендәге ачыш космологик кызыл тайпылманы үлчәүгә нигезләнде.
Татарстан Республикасында 2024 ел «Фәнни-технологик үсеш елы» шигаре астында уза.
Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты русча-татарча-русча тавышлы тәрҗемә итүче электрон программа өстендә эшли.
Татнетны үстерү фонды, Белем.ру һәм Белем радиосы квартал саен татарча Әдәби марафон, елга бер Белем җәүһәрләре һәм башка проектларны үткәреп тора.
Бөтендөнья татар яшьләре форумының яңа җитәкчесе Ачык университет кураторы буларак сайланды.
Татнетта яңа эре проект барлыкка килде — РУВИКИ'ның татар телендәге бүлеге.
Россия Федерациясе: 2024 елның 22-24 октябрь көннәрендә Казан шәһәрендә XVI BRICS әгъза-илләре җитәкчеләренең саммиты үтәчәк.
Һиндстан рәсми килеш дөньяның иң күп кеше яшәгән ил-дәүләт булды.
Фәлистыйн: ХАМАСның хәрби канаты «Изз ад-Дин аль-Кассам» 7.10.2023 көнне Газзә секторы- Исраил чиген ватып кереп Израиль эчендә кылган хәлләргә җавап буларак Израиль "Корыч кылычлар" операциясен башлады.
Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге: АКШның Сан-Франциско шәһәрендә ( Калифорния штаты) үткән XXX саммиты (11-17.11.2023) чикләрендә үткән очрашуларда Кытай Халык Җөмһүрияте Рәисе Си Цзиньпин американ бизнесларны, ширкәт һәм шәхси инвесторларны иленнән китмәскә, инвестицияләрен сакларга һәм үстерергә чакырды.
Украина: 2014 елда Россия яклы парахәрби көчләр башлаган Донбасс сугышы, РФ кораллы көчләре үткәргән Кырымны Украинадан азат итү операциясе һәм 2022 елда киңәйтелгән хәрби чаралар Евгений Пригожин үлеменнән соң тусылынча Россия Федерациясе саклану министрлыгы карамагында дәвам итә.
НАТО: Финләндия рәсми килеш саклану альянсына кушылды, Швециянең кушылуы көтелә, Украина үзенең рәсми гаризасын тапшырды, Гөрҗистан халкы тели.
«Адмира́л» сәүдә үзәгендә янгын 2015 елның 11 мартында Казанда була. Утка биш балллы шкалада дүртенче авырлык саны бирелде. Янгын нәтиҗәсендә 19 кеше һәлак булды, 70 тән артык кеше зыян күрә. 2015 елның 11 мартында 12: 55 (UTC+3) 112 системасы буенча коткаручыга Казанның Киров районындагы «Адмирал» сәүдә үзәгендә янгын турында хәбәр килә. Ут 4 мең квадрат метрга якын мәйданда тарала.
Бинадан 650-дән артык кеше эвакуацияләнә. Кайбер эшкуарлар, эвакуациягә карамастан, үз товарларын саклап калырга тырышалар. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүгә 305 кеше һәм 76 берәмлек техника җәлеп ителгән (шул исәптән Россия ГТХМ нан — 194 кеше һәм 42 берәмлек техника). Янгынны сүндерү өчен шулай ук янгын поезды һәм өч Ми-8 вертолеты< җәлеп ителә. 21:30 сәгатьтә ачык янгын сүндерелә. Янгын нәтиҗәсендә 19 кеше һәлак була, 70 тән артык тән җәрәхәтләре ала. Һәлак булучылар арасында-9 чит ил гражданы. 13 зыян күрүченең гәүдәләре өемнәрне чистарту барышында табыла, дүрт кеше хастаханәдә үлә, тагын ике кеше хәбәрсез югала. Соңрак, югалганнар үлгән дип таныла.
Сайланган cоңгы портал: | Мифология |
Сайланган cоңгы исемлек: | Өлкәр сибелгән тупланышы йолдызлары исемлеге |
Сайланган мультимедиа
Таныш булыйк
Википедия — Бөтендөнья пәрәвезе киңлекләрендә Вики механизмы ярдәмендә универсаль энциклопедия үстерү проекты.
Дөньяның 300 телендә бүлекләре булган Википедиянең максаты — теләсә нинди кеше үзгәртүләр кертеп яхшырта алган, ирекле килеш кулланыла алырлык объектив һәм тикшеренә алырлык эчтәлек тәкъдим итү. Тел-ара координацияләү эшендә лингва-франка буларак инглиз теле кулланыла.
Проект табигате нигез принциплар белән билгеләнә. Эчтәлеге Creative Commons CC BY-SA хокуки лицензиясе буенча булдырыла һәм кулланыла.
Җаваплылыктан баш тарту
Википедиянең Интернетта яшәвенә ярдәм итүче Викимедиа фонды, проект чикләрендә тупланган мәгълүматлар арасында хаталарның булуы өчен җаваплы түгел. Шәхси кертемнәре өчен җаваплылык катнашучыларда кала.
Катнашу
- Катнашырга: Нигез тәртипләр һәм башка кагыйдә-киңәшләр белән танышып алыгыз, һәм вики-этикетны хөрмәт итегез; теркәлү киңәш ителә, әмма мәҗбүри түгел.
- Ярдәм кирәк: Ярдәм битләрне карап чыгыгыз, анда хәл ителмәгән сорауларны исә булышу үзәгебездә сорагыз; теркәлгән катнашучылар ярдәм күрсәтергә әзерлеген белдергәннәре арасыннан актив волонтёрларга мөрәҗәгать итеп, остаз булулары турында сорый алалар.
- Көчләрегезне тикшерергә: Өйрәнү урынында үзгәртүләр кертеп карагыз яки мәкаләләрне язу / төзәтү киңәшләре белән танышыгыз.
- Акча белән ярдәм итү: Википедия укучылары ясаган иганәләре аркасында энциклопедиябез тулысынча бушлай һәм рекламадан азат. Иганәгез аны үстерергә һәм ирекле буларак сакларга ярдәм итә ала.
- Википедия турында фикерләр: Нәрсә уйлаганыгызны белдерегез - Telegram / VK.com.
- Бөтендөнья Викимедиа җәмгыятьләренең күптелле хезмәттәшлекләрендә һәм мондагы рәсми вәкилебез "Татар телле викимедиачылары" төркеме (мета) оештыра торган онлайн һәм офлайн вакыйгалары.
Җәмгыять
Җәмгыятебез мәкаләләргә үз өлешен тематик проектлар кысаларында һәм бит эчтәлеге турында аралашу урыннары ярдәмендә уртак хезмәттәшлеген башкарган катнашучылардан оеша.
Уртак идеалыбыз — "һәрбер кеше бар булган гыйлемгә ирекле килеш ирешә алган бер дөньяны барлыкка китерү".
Википедиянең татар телле бүлеге җәмгыяте 52 062 теркәлгән катнашучыдан тора, алардан 74 соңгы ай дәвамында кимендә бер үзгәртү кертте. Проектыбызның тотрыклы үсүе өчен 6 катнашучыбыз хезмәт функцияләрен башкаруга сайланган.
Проектыбыз кече, автохтон, Россия һәм Төрки халыклар телләрендәге Википедияләр төркемнәренә керә һәм дөньяның төрле илләрдәге күптеллелекнең әһәмиятен аңлаганнарның ярдәмен күреп яши.
Вики-кырларыбыз
- Хәзерге вакыйгалар
- Көн тәртибендәге мәсьәләләр
- Соңгы яңалыклар
- Статистика
- Вазыйфалар
- Стратегия
- Эшчәнлек планы
- Алдынгыларыбыз
- Тиешле мәкаләләр исемлекләре:
- 1 000 • 10 000 • 50 000
- Татар теле: мәкалә - портал - татВП проекты (ВМРУ проекты) - тематик агач
- Татарнамә: мәкалә - портал - проект (бүлекләре) - тематик агач - күптелле исемлек
- Татарстан: мәкалә - портал - проект - тематик агач - күптелле исемлек
- Ай хезмәттәшлеге темасы
- Сайланган эчтәлек
- Соңгы үзгәртүләр
- Яңа битләр
Тирә якта
Тәкъдим ителгән мәкалә: Q1564911 — ингл. Acids in wine / фр. Acides du vin / кыт. 葡萄酒中的酸 — тат. Шәраб кислоталары
Шотландия атналыгында катнашыгыз!
...Ни мәгънә бар эзсез яшәүдә, Түбәнлектә, тарлык, кимлектә? ↪ Дәвамы... |
Тугандаш проектлар
Викиверситет — белем бирү аланы
Викиҗыентык — медиафайллар саклагычы
Викикитап — дәреслекләр һәм белешмәлекләр
Викимәгълүмат — фактик мәгълүмат-белем базасы
Викиөзек — өземтәләр җыентыгы
Викисәфәр — юл күрсәткече
Викисүзлек — сүзлек һәм тезаурус
Викитөрләр — биологик төрләр
Викиханә — оригиналь текстлар
Викихәбәрләр — хәбәрләр агентлыгы
Мета-Вики — проектара хезмәттәшлек аланы
Викимедиа инкубаторы — яңа тел бүлекләре
MediaWiki — «MediaWiki» буенча белешмә
Phabricator — технологик платформаны үстерү