Латвия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Латвия latin yazuında])
Латвия
Flag of Latvia.svg
Байрак
Coat of arms of Latvia.svg
Илтамга
Шигарь Best enjoyed slowly Edit this on Wikidata
Башкала Рига
Халык саны 1 875 757 (1 гыйнвар 2022, демографик баланс) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 18 ноябрь 1918 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+02:00, UTC+03:00, Көнчыгыш Аурупа вакыты, җәйге вакыт, Көнчыгыш Аурупа җәй вакыты
Рәсми тел латыш теле
География
Мәйдан 64,593.79 км²
Координатлар 57°N 25°E Edit this on Wikidata
Почта индексы LV-1919 Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы исеме Латвия президенты
Дәүләт башлыгы Эгилс Левитс
Башлык исеме Латвиянең баш министры
Хөкүмәт башлыгы Кариньш, Кришьянис
Карта
Икътисад
Акча берәмлеге евро
Эшсезлек дәрәҗәсе 9.4% (2017)[1]
Туу күрсәткече 1.52 (2014)[2]
КПҮИ 0.863 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 74.52927 ел (2016)[4]
Пинсә яше 62.5 яшь
Джини коэффициенты 34.5 (2019)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 112
  • 110 (пүлисә)[6]
  • 113 (ашыгыч тыйб ярдәме)[6]
  • Электр аергычы төре Europlug,[7] Schuko[7]
    Автомобил хәрәкәте ягы уң[8]
    Челтәр көчәнеше 230 вольт[7]
    Телефон коды +371
    ISO 3166-1 коды LV
    ХОК коды LAT
    Интернет домены .lv, .eu

    Латвия (латыш. Latvija), рәсми исеме — Латвия Җөмһүрияте (латыш. Latvijas Republika) — Төньяк Европада урнашкан дәүләт. БашкалаРига шәһәре.

    Европа берлеге һәм НАТОга керә.

    География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Латвия Балтыйк диңгезе буенда, Көнчыгыш Европа тигезлегенең көнбатышында урнаша. Көнбатышта Балтыйк диңгезе һәм Рига култыгы белән юыла.

    Көнчыгышта Россия һәм Белорусия, төньякта — Эстония, һәм көньякта — Литва дәүләтләре белән чиктәш. Чикләр озынлыгы — 1382 км, яр буе сызыгы озынлыгы — 498 км, мәйданы 64589 км²ны тәшкил итә.

    Иң биек нокта — 311 м (Гайзинькалнс тавы), иң түбән нокта — Балтыйк диңгезе (0 м).

    Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Латвия климаты уртача, диңгез климаты континенталь климаты белән арасында. Июльнең урта температурасы — +15...+17 °С, гыйнварның урта температурасы — -3...-7 °С. Еллык явым-төшем күләме 500—800 мм.

    Елгалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Исем Бассейн (Латвиядә) Озынлык (гомуми) Озынлык (Латвиядә) Бассейн
    Даугава 24 700 1020 357 Балтыйк диңгезе
    Лиелупе 8 800 119 119 Балтыйк диңгезе
    Вента 7900 346 178 Балтыйк диңгезе
    Айвиексте 9290 132 132 Даугава
    Гауя 7790 452 452 Балтыйк диңгезе

    Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Эре калалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Таблицада 10000 кешедән артык яшәгән торак пункттар күрсәтелгән (01.01.2012). Латвиядә 76 пункт кала статусын йөртә (ул арасынан 9 – республика әһәмиятендәге калалар). Республика әһәмиятендәге калалар калын язылыш белән күрсәтелгән.

    Герб Кала Халык саны (01.01.2012) Тарихи район
    Greater Coat of Arms of Riga - for display.svg Рига 699 203 Видземе
    Coat of arms of Daugavpils.svg Даугавпилс 101 057 Латгале
    Coat of Arms of Liepāja.svg Лиепая 82 413 Курземе
    Escut Jelgava.png Елгава 63 534 Земгале
    Coat of Arms of Jūrmala.svg Юрмала 56 307 Видземе
    LVA Ventspils COA.svg Вентспилс 41 998 Курземе
    Coat of Arms of Rēzekne.svg Резекне 33 936 Латгале
    COA LV Valmiera.svg Валмиера 26 674 Видземе
    Coat of Arms of Ogre.svg Огре 26 549 Видземе
    Escut Jekabpils.png Екабпилс 25 883 Селия / Латгале
    Coat of Arms of Tukums.svg Тукумс 19 729 Земгале
    Salaspils gerb.png Саласпилс 18 039 Видземе
    Cesis COA.svg Цесис 17 673 Видземе
    Kuldiga COA.svg Кулдига 12 494 Курземе
    Olaine.gerb.png Олайне 12 367 Видземе
    Saldus gerb.png Салдус 12 085 Курземе
    Coat of Arms of Sigulda.svg Сигулда 11 368 Видземе
    Coat of Arms of Talsi.svg Талси 10 962 Курземе
    Escut Dobele.png Добеле 10 895 Земгале

    Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Латвия халыклары 19352011
    Милләт 1935 1959 1970 1979 1989 2000 2011
    Кешеләр саны % Кешеләр саны % Кешеләр саны % Кешеләр саны % Кешеләр саны % Кешеләр саны % Кешеләр саны %
    Латышлар 1 467 035 76,97 1 297 881 62,39 1 341 805 57,05 1 344 105 53,69 1 387 757 52,05 1 370 703 57,65 1 284 194 62,10
    Руслар 168 300 8,83 556 400 26,75 704 600 29,95 821 500 32,81 905 515 33,96 703 243 29,58 556 422 26,90
    Белоруслар 26 800 1,4 61 600 2,9 94 700 4,0 111 500 4,5 119 700 4,5 97 100 4,0 68 174 3,3
    Украиннар 1 800 0,1 29 400 1,4 53 500 2,3 66 700 2,7 92 100 3,4 63 600 2,7 45 699 2,2
    Поляклар 48 600 2,6 59 800 2,9 63 000 2,7 62 700 2,5 60 400 2,5 59 500 2,5 44 783 2,2
    Литвалылар 22 800 1,2 32 400 1,5 40 600 1,7 37 800 1,5 34 600 1,3 33 400 1,4 24 426 1,2
    Яһудләр 93 400 4,9 36 600 1,7 36 700 1,6 28 300 1,1 22 900 0,9 10 300 0,4 6 416 0,3
    Чегәннәр 3 800 0,2 4 300 0,2 5 400 0,2 6 100 0,2 7 000 0,3 8 200 0,3 6 452 0,3
    Алманнар 62 100 3,3 1 600 0,1 5 400 0,2 3 300 0,1 3 800 0,1 3 500 0,1 3 023 0,1
    Эстоннар 6 900 0,4 4 600 0,2 4 300 0,2 3 700 0,1 3 300 0,1 2 600 0,1 2 000 0,1
    Башкалар 4 200 0,2 1 800 0,1 2 700 0,1 3 800 0,2 29 400 1,0 25 000 1,1 26 298 1,3
    Барлык 1 905 936 2 079 948 2 351 903 2 503 145 2 665 770 2 377 383 2 067 887

    Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Латвиядә өстенлек итүче дин булып христианлык тора. Лютеранлык — этник латышлар арасында күпчелекне тәшкил итүче төп христиан динаминациясе, бу Төньяк Европа һәм Төньяк Алмания белән көчле тарихи элемтәләргә бәйле. Шул ук вакытта католиклык, нигездә, Польша йогынтысы аркасында Көнчыгыш Латвиядә (Латгале өлкәсендә) киң таралган. Латвия православие чиркәве зурлыгы буенча Латвиядә өченче конфессия булып тора, аның тарафдарлары, нигездә, рус телле халык. Шулай ук Иске йолалык, буддизм, яһүд дине, Һинд дине, ислам һ. б. диннәр тарафдарлары бар.

    Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS; тикшерү датасы: 2 апрель 2018.
    2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
    3. https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
    4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
    5. https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
    6. 6,0 6,1 "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 10 июль 2016; мөхәррир: Халыкара телекоммуникацияләр береге.
    7. 7,0 7,1 7,2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    8. http://chartsbin.com/view/edr.