Баш бит
Бөтендөнья кинематограф көне, Бразилиядә — сәүдә флоты, Испания һәм Латин Америкасы илләренең күбесендә — көлке, Калмыкия Республикасында — депортация корбаннарын искә алу, Таиландта — Таксин патшаны искә алу көне
- 1895 — Алман физигы Вильгельм Рентген рентген дулкыннарын ачканлыгын белдергән.
- 1903 — физиолог Госман Курмаев туа.
- 1911 — язучы Габдрахман Әпсәләмов дөньяга килә.
- 1925 — социолог Нариман Аитов туа.
- 1925 — рус, совет шагыйре Сергей Есенин вафат.
- 1969 — матбугат белгече һәм библиограф Исмәгыйль Рәмиев дөнья куя.
- 2007 — Непал корольлегенең Федератив Демократик Җөмһүрият булачагы игълан ителгән.
Тямпа сәнгате күбесенчә дини булган һәм Ходайларга һәм корбан бирүчеләргә дан җырлаган. Тямпада ясаучысы имза куйган сәнгать әсәрләре очрамаган, кәсеп эшләнмәләре заказга ясалганнар һәм кырыс дини кануннар буенча эшләнгән. Шулай итеп, эшнең бөтен интеллектуаль милеге һәм иҗтимагый престижы бүләк итүченеке булган. Тямпа сәнгате Һиндстаннан, Камбуджадеша һәм Шривиджаядан килгән өлгеләр буенча эшләнгән булган, әмма тулаем алганда үзешчән характерлы булган. Шуннан ары, Тямпа сәнгате Вьетнамның Ли Династиясе чоры сәнгатенә йогынты ясаган.
Күпсанлы сугышлар һәм табигый факторлар Тямпа потлары һәм һәйкәлләре саклануына ярдәм итмәгән. Тям керамикасы, агач потлары, стена рәсемнәре, ритуаль савытлары һәм металл эшләнмәләре турында бик аз билгеле, тегү һәм чигү сәнгатьләре начар өйрәнелгән. Тям сәнгатенең эволюциясенең, бигрәк тә гыйбадәтханә комплексларының эволюциясен дәвамлы рәвештә күзәтергә мөмкин түгел. Еш кына яулап алучылар гыйбадәтханәләрне үз карашлары буенча гына яңача төзәтмәгәннәр, ә шулай ук бүләк итүчеләрнең исемнәре белән язмаларны да бетергәннәр. Шуңа күрә үзгәртелгән язмалар буенча Тямпа сәнгате тарихын өйрәнү ышанычлы булмаган дип санала. Хәзергәчә кадәр Тям стильләренең сыйфатламасы һәм аларның хронологиясе төгәл түгел.
Сез беләсезме?
- Казан консерваториясе ректоры 30 яшендә Россиядә иң яшь сәнгать фәннәре докторы, үз белгечлеге буенча иң яшь профессор булган.
- Дөньядагы мөселман халкының 1/3 е диярлек Африка кыйтгасында яши.
- Индоарий теленең 14 миллионнан артык сераики халкы сөйләшә торган рәт язмасыз диалектлары нигезендә барлыкка китерелгән тел Пакъстанда һәм Һиндстанда таралган.
- Сан-Томе һәм Принсипи дәүләтенең башкаласына шәһәр статусын 1525 елда Португалия короле Жуан II бирә.
- Чуашлар үзләре яшәгән авылдагы мәчетне янгыннан саклап кала.
- Ун яшендә Сталиннан ярдәм сорап язган хаты мишәр малаена күренекле рәссам булырга юл ачкан.
- Уфада туган рапирачы кыз, финалда аягы сызлауга түзеп көрәшә һәм Россия җыелма командасына Олимпия алтын медале китерә.
- Үзе тәмамлаган уку йорты каршында «Кара генерал»га кара бюсты куелган.
- Беренче тапкыр 2000 елда гына Гаити мөселманнары вәкиле ил парламентына депутат булып сайланган.
- Казан император университетының медицина факультетын тәмамлаган табибка 1939 елда, диссертация язмыйча һәм якламыйча да, хатын-кызлардан беренче буларак, медицина фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе бирелгән.
- Россия Федерациясендә иң өлкән яшьтәге депутат (97 яшь) Спас районы Иске Рәҗәп авыл җирлеге депутаты булган.
- 1884 елда ачылганнан соң, бер көнгә түгел, хәтта бер намазга да ябылмаган мәчет Сембер өлкәсендә урнашкан.
- Бакалы районында чиркәүне Рәлиф Хәниф улы Бикбулатов, мәчетне Олег Владиславович Юдин җитәкли.
Көн үзәге темалары
Татарстан Республикасында Идел буенда Исламның кабул ителүенең 1100 еллыгы һәм Цифрлаштыру еллары билгеләнә.
Татнетны үстерү фонды һәм Белем радиосы татарча язучы вики-волонтёрларны Белем җәүһәрләре проекты чикләрендә таный.
COVID-19 коронавирус авыруы пандемиясе дәвам итә, дөнья буйлап SARS-CoV-2 вирусының яңа штаммнары тарала.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары нигезендә, РФ кораллы көчләре күрше Украина эчендә хәрби чаралар башлады. Зур җиделек, Аурупа Берлеге һәм башка беректәшләре Русия Федерациясе һәм ярдәм итүче Белорусиягә карата икътисади санкцияләр кертте, кайбер шәхси бизнес хуҗалары һәм инвесторлар бойкот игълан итте. НАТО әгъзалары илләренә утлы һөҗүм белән кергән хәрбиләргә уңышлы каршылык күрсәтә алулары өчен Украина кораллы көчләренә хәрби техниканы җибәрә башлады. АКШ үз тарихында икенче ленд-лиз турында канунны кабул итте.
БМО бастырган хисабы Кытай Халык Җөмһүрияте үзенең Шеңҗан-Уйгыр автономияле районында яшәүче уйгырларга карата гамәлләре белән кешелеккә каршы җинаять кылуы ихтималы турында белдерде.
Самар җәмигъ мәчете (рус. Самарская соборная мечеть) ― Самар өлкәсе административ үзәге Самар шәһәрендә урнашкан мөселман гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы Самар өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте карамагында. Самар җәмигъ мәчете ― Россиядә иң зур мәчетләрнең берсе.
Самарда мәчет төзү өчен яраклы урынны озак билгели алмыйлар. Ул вакытта мәчетне Зубчаниновкада да, Партизан урамында да урнаштыру вариантлары карала. 1989 елның 17 сентябрендә Партизан һәм Борская урамнары кисешкән урында булачак мәчет нигезенә беренче таш салу тантанасы була. Тиздән әлеге мәйданчыкның Җәмигъ мәчете статусын күздә тоткан мондый масштабтагы уникаль мәдәни корылма төзү өчен бик үк туры килмәве ачыклана. Җәмигъ мәчете проектын Самара архитекторы Рәсим Вальшин эшли. Проект нигезендә, мәчет 3600 квадрат метр мәйдан биләячәк, манарасы белән бергә 4 катлы мәчет бинасының биеклеге 67 метрга җитәргә тиеш була
Сайланган cоңгы портал: | Мифология |
Сайланган cоңгы исемлек: | Өлкәр сибелгән тупланышы йолдызлары исемлеге |
Сайланган мультимедиа
Таныш булыйк
Википедия — Бөтендөнья пәрәвезе киңлекләрендә Вики механизмы ярдәмендә универсаль энциклопедия үстерү проекты.
Дөньяның 300 телендә бүлекләре булган Википедиянең максаты — теләсә нинди кеше үзгәртүләр кертеп яхшырта алган, ирекле килеш кулланыла алырлык объектив һәм тикшеренә алырлык эчтәлек тәкъдим итү. Тел-ара координацияләү эшендә лингва-франка буларак инглиз теле кулланыла.
Проект табигате нигез принциплар белән билгеләнә. Эчтәлеге Creative Commons CC BY-SA хокуки лицензиясе буенча булдырыла һәм кулланыла.
Җаваплылыктан баш тарту
Википедиянең Интернетта яшәвенә ярдәм итүче Викимедиа фонды, проект чикләрендә тупланган мәгълүматлар арасында хаталарның булуы өчен җаваплы түгел. Шәхси кертемнәре өчен җаваплылык катнашучыларда кала.
Катнашу
- Катнашырга: Нигез тәртипләр һәм башка кагыйдә-киңәшләр белән танышып алыгыз, һәм вики-этикетны хөрмәт итегез; теркәлү киңәш ителә, әмма мәҗбүри түгел.
- Ярдәм кирәк: Ярдәм битләрне карап чыгыгыз, анда хәл ителмәгән сорауларны исә булышу үзәгебездә сорагыз; теркәлгән катнашучылар ярдәм күрсәтергә әзерлеген белдергәннәре арасыннан актив волонтёрларга мөрәҗәгать итеп, остаз булулары турында сорый алалар.
- Көчләрегезне тикшерергә: Өйрәнү урынында үзгәртүләр кертеп карагыз яки мәкаләләрне язу / төзәтү киңәшләре белән танышыгыз.
- Акча белән ярдәм итү: Википедия укучылары ясаган иганәләре аркасында энциклопедиябез тулысынча бушлай һәм рекламадан азат. Иганәгез аны үстерергә һәм ирекле буларак сакларга ярдәм итә ала.
- Википедия турында фикерләр: Нәрсә уйлаганыгызны белдерегез - Telegram / VK.com.
- Русия Федерациясе буенча илкүләм Викимедиа оешмасы ВМРУ (мета) һәм аның коллегалары уздыра торган онлайн һәм офлайн вакыйгалары
- Бөтендөнья Викимедиа җәмгыятьләренең күптелле хезмәттәшлекләрендә вәкилебез "Татар телле викимедиачылары" төркеме (мета) оештыра торган вакыйгаларда катнашу.
Җәмгыять
Җәмгыятебез мәкаләләргә үз өлешен тематик проектлар кысаларында һәм бит эчтәлеге турында аралашу урыннары ярдәмендә уртак хезмәттәшлеген башкарган катнашучылардан оеша.
Уртак идеалыбыз — "һәрбер кеше бар булган гыйлемгә ирекле килеш ирешә алган бер дөньяны барлыкка китерү".
Википедиянең татар телле бүлеге җәмгыяте 44 821 теркәлгән катнашучыдан тора, алардан 126 соңгы ай дәвамында кимендә бер үзгәртү кертте. Проектыбызның тотрыклы үсүе өчен 6 катнашучыбыз хезмәт функцияләрен башкаруга сайланган.
Проектыбыз кече, автохтон, Россия һәм Төрки халыклар телләрендәге Википедияләр төркемнәренә керә һәм дөньяның төрле илләрдәге күптеллелекнең әһәмиятен аңлаганнарның ярдәмен күреп яши.
Вики-кырларыбыз
- Хәзерге вакыйгалар
- Көн тәртибендәге мәсьәләләр
- Соңгы яңалыклар
- Статистика
- Вазыйфалар
- Стратегия
- Эшчәнлек планы
- Алдынгыларыбыз
- Тиешле мәкаләләр исемлекләре:
- 1 000 • 10 000 • 50 000
- Татар теле: мәкалә - портал - татВП проекты (ВМРУ проекты) - тематик агач
- Татарнамә: мәкалә - портал - проект (бүлекләре) - тематик агач - күптелле исемлек
- Татарстан: мәкалә - портал - проект - тематик агач - күптелле исемлек
- Ай хезмәттәшлеге темасы
- Сайланган эчтәлек
- Соңгы үзгәртүләр
- Яңа битләр
Тирә якта
Тәкъдим ителгән мәкалә: Q1564911 — ингл. Acids in wine / фр. Acides du vin / кыт. 葡萄酒中的酸 — тат. Шәраб кислоталары
...Ни мәгънә бар эзсез яшәүдә, Түбәнлектә, тарлык, кимлектә? ↪ Дәвамы... |
Тугандаш проектлар
Викиверситет — белем бирү аланы
Викиҗыентык — медиафайллар саклагычы
Викикитап — дәреслекләр һәм белешмәлекләр
Викимәгълүмат — фактик мәгълүмат-белем базасы
Викиөзек — өземтәләр җыентыгы
Викисәфәр — юл күрсәткече
Викисүзлек — сүзлек һәм тезаурус
Викитөрләр — биологик төрләр
Викиханә — оригиналь текстлар
Викихәбәрләр — хәбәрләр агентлыгы
Мета-Вики — проектара хезмәттәшлек аланы
Викимедиа инкубаторы — яңа тел бүлекләре
MediaWiki — «MediaWiki» буенча белешмә
Phabricator — технологик платформаны үстерү