Мүнхен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мүнхен latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мүнхен
алман. München
БайракИлтамга
Flag of Munich (striped).svgDEU München COA.svg
Сурәт
Нигезләнү датасы 1158[1]
Рәсми исем München
Кыскача исем M[2]
... хөрмәтенә аталган кәшиш[d]
Демоним Münchner, Münchnerin, Münchnerinnen, Munkenano, Munichoise[3], Munichois[3], мюнхенец, мюнхенцы, мюнхенець, мюнхенка, мюнхенці һәм münchenez
Гимн Solang der alte Peter[d]
Шигарь тексты Weltstadt mit Herz һәм München mag Dich
Дөнья кисәге Европа
Дәүләт Flag of Germany.svg Алмания
Нәрсәнең башкаласы Бавария, Мүнхен[d] һәм Югары Бавария[d]
Административ-территориаль берәмлек Югары Бавария[d]
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Изар[d], Isar-Werkkanal[d], Вюрм[d], Айсбах[d], Auer Mühlbach[d], Kleinhesseloher See[d], Dreiseenplatte[d], Kleine Isar[d], Nymphenburg Canal[d] һәм Schwabinger Bach[d]
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан Planungsregion München[d]
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы lord mayor of Munich[d]
Хөкүмәт башлыгы Дитер Райтер[d]
Әгъзалык Climate Alliance[d][4], Мэры за мир[d][5], Bayerischer Städtetag[d][6] һәм Working Group of Bicycle-Friendly Municipalities in Bavaria[d][7]
Халык саны 1 488 202 (30 сентябрь 2021)[8]
Ир-ат халкы 725 905[8]
Хатын-кыз халкы 762 297[8]
Административ бүленеше Альтштадт-Леэль[d], Ludwigsvorstadt-Isarvorstadt[d], Максфорштадт[d], Швабинг-Вест[d], Au-Haidhausen[d], Зендлинг[d], Зендлинг-Вестпарк[d], Шванталерхёэ[d], Нойхаузен-Нимфенбург[d], Моозах[d], Milbertshofen-Am Hart[d], Schwabing-Freimann[d], Bogenhausen[d], Берг ам Лайм[d], Трудеринг-Рием[d], Ramersdorf-Perlach[d], Обергизинг-Фасангартен[d], Унтергизинг-Харлахинг[d], Талькирхен-Оберзендлинг-Форстенрид-Фүрстенрид-Зольн[d], Хадерн[d], Пазинг-Оберменцинг[d], Aubing-Lochhausen-Langwied[d], Allach-Untermenzing[d], Фельдмохинг-Хазенбергль[d] һәм Лайм[d]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 519 ± 0 метр
Сәгать поясы UTC+01:00 һәм UTC+02:00
Кардәш шәһәр Эдинбург[9][10], Верона[11][12], Бордо[13][14], Саппоро[15][16], Синсинәти[17][18], Киев[19][20], Һараре[d][21] һәм Монтеррей
Моның хуҗасы Forst Kasten[d], Sumpflegende[d], Saint Christopher[d] һәм Олимпиаштадион (Мүнхен)
Чиктәш дәүләтләр Мүнхен[d], Дахау[d], Фюрстенфельдбрук[d], Гархинг-бай-Мюнхен, Q55278376?, Q55278629?, Нойбиберг, Обершлайсхайм, Исманинг, Унтерфёринг, Ашхайм, Фельдкирхен (Мюнхен), Хар (Мюнхен), Пуцбрунн, Унтерхахинг, Грүнвальд, Пуллах-им-Изарталь, Нойрид (Мюнхен), Планегг һәм Грефельфинг
Архивлары саклана Мюнхенский городской архив[d]
Кулланылган тел алман теле һәм австро-баварский язык[d]
Кыйммәтлек 6 600 000 000 €[22]
Бюджет 7 100 000 000 €
ХФӘ билгесе ˈmʏnhən
Мәйдан 310,71 км² (2016)[23][24]
Почта индексы 80331–81929[25]
Рәсми веб-сайт stadt.muenchen.de/rathaus.html(алм.), stadt.muenchen.de/en.html(ингл.), muenchen.de/int/fr.html(фр.), muenchen.de/int/ru.html(рус.), muenchen.de/int/ar.html(гар.), muenchen.de/int/zh.html(кыт.) һәм muenchen.de/int/it.html(италь.)
Нинди веб-биттә тасвирланган muenchenwiki.de/wiki/Hauptseite(алм.)[26] һәм muenchen.de(алм.)
Һәштәге München һәм Munich
Харита сурәте
Позиционная карта
Подробная карта
Изображение печати/эмблемы
Коллаж
Вид в ночное время
Панорамный вид
Страница веб-камеры foto-webcam.eu/webcam/muenchen/
Яклаучы изге Мейссен Бенносы[d]
Ачык мәгълүматлар порталы Open-Data-Portal München[d]
Феноменның икътисады economy of Munich[d]
Категория для почётных граждан субъекта [d]
Зимнее изображение
Вид с воздуха
Изображение знака города-побратима
Беренче язма телгә алу 14 июнь 1158[27][28]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 268 686
Җирле телефон коды 089
Номер тамгасы коды M
Монда җирләргәннәр төркеме [d]
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме [d]
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Commons-logo.svg Мүнхен Викиҗыентыкта

Мүнхен (алман. München [ˈmʏnçən], баварча Minga — Изер суы буендагы, Алманиянең көньяк өлешендә, Бавария (Bayern) федераль җиренең башкаласы һәм Югары Бавария административ өлкәнең үзәге. 2011 елда Мүнхенда 1 410 259 кеше яшәгән, шул рәвешле ул Алманиянең халык саны буенча өченче шәһәре, Берлин белән Һамбургтан кала.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мюнхен каласы бик борынгы, язма тарихы гына да мең елга якын. Алмания кабиләләренең берсе — баварлар төзегән герцоглык һәм корольлек башкаласы. 1158 елдан, герцог Генрих Арыслан заманында шәһәр рәвешендә танылган.

Мюнхен — Алманиянең борынгы мәдәният үзәге. Аның 1472 елда нигезләнгән университетында 32 меңнән артык студент укый. 1759 елда ачылган Фәннәр Академиясе бүген дә уңышлы эшләп килә. Архитектура һәйкәлләреннән Иске ратуша (1470), Патерскирхе чиркәве (1278) биналары борынгылыклары һәм матурлыклары белән хөрмәт уята.

1933 елда Мюнхен алман милләтчеләренең башкаласы булып торган, биредә Гитлер хакимияткә килгән. 1938 елда Мүнхенда Алмания, Италия, Бөекбритания һәм Франция арасында килешү төзелгән. Килешү буенча Чехословакиянең өчтән бер өлеше Алмания файдасына тартып алына.

Икенче бөтендөнья сугышы барышында Мүнхен 71 тапкыр авиация һөҗүмнәренә дучар була. Шәһәрнең тарихи үзәге тулысы белән диярлек җимерелгән. 815 мең халыкның сугыш ахырында 480 меңе генә калган.

1972 елда монда Олимпиада уеннары узган. Аңа әзерлек алып барган вакытта шәһәр үзәге торгызылган, олимпия авылы һәм метрополитен төзелгән, транспорт челтәре яңартылган.

Мюнхен үзенең сыра кайнату традицияләре белән данлыклы. Шәһәрдәге алты сыра кайнату заводы Октоберфест – сыра, криндел, куырылган тавык ите һәм карусельләр бәйрәмен эчемлек белән тәэмин итә.

Мюнхен шәһәре Европа цивилизациясенең үзәге, биредә бүген иң көчле медицина, иң көчле космик технология үзәге. Үзенең дөньяда билгеле университетлары, Аурупада иң зурлардан саналган китапханәгә, Макс Планк институтына һ.б. күрә Мүнхен фән үзәге булып санала.

Мюнхен фабрикалары электровоз, троллейбус, автомобил, мотоцикл, электр, фото, оптика әйберләре, химия эшләнмәләре, тукыма, өс һәм аяк киемнәре, полиграфия машиналары, кәгазь, азык-төлек һәм башка товарлар җитештерә. Мюнхеннең сыра ярминкәләре, кәртин галереяләре ерак-еракларда дан тота. Йөзләгән гәҗит-журнал, меңләгән китап чыгара, дистәләгән спектакль куя, куәтле радио-телевидение үзәге рәвешендә дә таныла.[29]

Истәлекле урыннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәһәрнең үзәк мәйданы – Мариенплац тирәсендә Мүнхенның иске ратушасы (алман. Altes Rathaus) һәм яңасы (алман. Neues Rathaus) урнашканнар.

Архитектура һәм мәдәни истәлекләр арасында Иске шәһәр (алман. Altstadt) аеруча кызыклы.

Фрауэнкирхе (алман. Frauenkirche) — Мүнхендагы иң биек чиркәве (99 метр), шәһәрнең символы булып тора. Ул чиркәү XV гасырда готик өслүбтә төзелгән. Биредә Людвиг IV Баварияле императорның каберлеге урнашкан.

Изге Петер чиркәве (алман. Peterskirche, Alter Peter) — Мүнхеннның иң борынгы чиркәве, ул XII гасырда төзелгән. Ул романтик өслүбтә төзелгән, ләкин XIV гасыр башында янып чыккач, аны готик рухта торгызалар.

Шәһәрнең иң ямьле чиркәве – Азамкирхе (алман. Asamkirche) 1729—1771 елларда төзелгән һәм Европа соңгы барокко шедевры булып санала.

Мюнхенда Октоберфест фестивале үткәрелә. Шәһәрдә Россия консуллыгы бар.

Музейлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азатлык радиосы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икенче Бөтендөнья сугышында алманнарга әсир төшкән һәм «Идел-Урал» легионында, шул исемдәге комитетларда эшләгән татарларның бер өлеше сугыштан соң бирегә килеп урнашкан. 1953 елда АКШ тарафыннан «Азатлык» татар-башкорт радиосы ачылгач, аның үзәге Мүнхенда була һәм ул үз тирәсендә зыялы татарларны туплый. Өченчедән, бирегә сугыштан соң Төркиядән меңләгән эшче килә, алар арасында татарлар да була.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәгариф һәм фән[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Заманча Мүнхен-мәдәни һәм музей кыйммәтләре тупланган урын гына түгел, ә эре сәнәгать һәм тикшеренү үзәге дә. 6 миллион томлык Европада иң эре Бавар дәүләт китапханәсе, плазма Физика институты, Макс Планк җәмгыяте, атом-төш фәнни-тикшеренү реакторы һәм башка күп кенә учреждениеләр.

Мүнхен ярдәмендә Европа фәнендә ныклы позицияләрне саклый. Шулай ук шәһәрдә Бавар Фәннәр академиясе һәм сәнгать академиясе, филармония, югары музыка мәктәбе, Мүнхен техник университеты, Мүнхен университеты (1472 елда Ингольштадтада нигез салынган, 1826 елдан Мюнхенда), Украин Ирекле университеты, Гизинг һәм Зендлинг обсерваторияләре урнашкан.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Burkhart M. Stadtgründung München: Brannte die Brücke? — 2012.
  2. ISIL- und Sigeladressen mit Koordinaten ausgestattetБерлин дәүләт китапханәсе, 2016.
  3. 3,0 3,1 http://cnig.gouv.fr/wp-content/uploads/2020/02/CNT-PVM_r%C3%A9vis%C3%A9_2020-01-27-1.pdf
  4. https://web.archive.org/web/20180806123507/http://www.klimabuendnis.org/nc/kommunen/das-netzwerk.html
  5. http://www.mayorsforpeace.org/english/membercity/map/europe.html
  6. https://www.bay-staedtetag.de/bayerischer-staedtetag/mitglieder/alphabetische-liste/
  7. https://agfk-bayern.de/mitglieder-karte/
  8. 8,0 8,1 8,2 https://www.statistikportal.de/de/produkte/gemeindeverzeichnisFederal Statistical Office.
  9. https://www.muenchen.de/rathaus/Stadtpolitik/Partnerstaedte/Edinburgh.html
  10. https://www.edinburghlive.co.uk/news/edinburgh-news/edinburghs-ten-sisters-remarkable-cities-18177349
  11. https://www.muenchen.de/rathaus/Stadtpolitik/Partnerstaedte/Verona.html
  12. https://www.comune.verona.it/nqcontent.cfm?a_id=5485
  13. https://www.muenchen.de/rathaus/Stadtpolitik/Partnerstaedte/Bordeaux.html
  14. http://www.bordeaux.fr/ebx/LinkResolverServlet?classofcontent=presentationStandard&id=5349
  15. https://www.muenchen.de/rathaus/Stadtpolitik/Partnerstaedte/Sapporo.html
  16. http://www.city.sapporo.jp/kokusai/sistercity/munchen.html
  17. https://www.muenchen.de/rathaus/Stadtpolitik/Partnerstaedte/Cincinnati.html
  18. https://www.cincinnatisistercity.org/munich
  19. https://www.muenchen.de/rathaus/Stadtpolitik/Partnerstaedte/Kiew.html
  20. https://old.kyivcity.gov.ua/files/2018/2/15/Mista-pobratymy.pdf
  21. https://www.muenchen.de/rathaus/Stadtpolitik/Partnerstaedte/Harare.html
  22. https://www.muenchen.de/rathaus/Stadtverwaltung/Stadtkaemmerei/Haushalt/Einzahlungen.html
  23. https://www.destatis.de/DE/ZahlenFakten/LaenderRegionen/Regionales/Gemeindeverzeichnis/Administrativ/Aktuell/05Staedte.html
  24. Alle politisch selbständigen Gemeinden mit ausgewählten Merkmalen am 31.12.2018 (4. Quartal)Federal Statistical Office.
  25. https://www.muenchen.de/leben/service/postleitzahlen.html
  26. https://web.archive.org/web/20200819004802/https://www.muenchenwiki.de/wiki/Hauptseite
  27. München in Zahlen
  28. Augsburger Schied
  29. Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С., Федорова Э.Н., Татар теле. Хрестоматия. (Гуманитар факультетлар өчен) бит144