Баш бит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Баш бит latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү


Tatarstan mix.jpg
Википедиягә рәхим итегез!
Бу күптелле, эченә һәркем яза алган энциклопедия.
Татар телендә 87 414 мәкалә бар.
Ничек язарга?  · Мәкалә язу · Ярдәм · Безнең турында матбугатта · Мобиль юрама Latin yazuı  · Wikiquote проекты  · Embassy  · Эчтәлек

Сайланган мәкалә

Китийлы Зенон, Фарнезе коллекциясе бюсты, Неаполь. Паоло Монти фотосы 1969.

Стоиклык, яки стоицизмРим һәм грек дөньясында безнең эраның 3 гасырына кадәр чәчәк аткан эллинистик фәлсәфә мәктәбе. Стоиклыкка безнең чорга кадәр 3 гасыр башында Афиналарда Китийлы Зенон нигез сала, аңа Сократның аерым өйрәтмәләре җитди йогынты ясый. Стоик физикасы исә Һераклитның өйрәтмәсенә нигезләнә. Стоицизм барыннан да бигрәк, үзенең мантыйк системасы һәм табигый дөньяга карашларыннан формалашкан шәхси этика фәлсәфәсе булып тора. Аның өйрәтмәсенә караганда, иҗтимагый затлар – кешеләрнең – бәхеткә таба юллары шушы мизгелне хәзерге вакыт итеп кабул итүгә, ләззәткә омтылыш яки авыртудан курку кебек хисләргә үзеңне контрольдә тотарга ирек бирмәүгә, әйләнә-тирә дөньяны һәм табигать сөрешендә безнең өлешебезне аңлар өчен акылыбызны куллануга һәм бергәләп хезмәт куюга, башкаларга гаделлек белән карауга нигезләнә.

↪ Дәвамы

Яхшы мәкалә

Күкчәтау 2нче мәчете.jpg

Күкчәтау татар мәчетеКазакъстанның Күкчәтау шәһәрендә 1894 елда татарлар тарафыннан нигезләнгән мөселман гыйбадәтханәсе (мәчет). 1930-елларда ябылган. 1989 елда татар мәчете мөселманнарга кайтарылып бирелә. Жакия хаҗи (каз. Жақия қажы) исемендәге мәчет булып эшли.

Күкчәтауда (1824 елдан хәрби ныгытма-станица, 1832 елдан шәһәр) беренче мәчет 1846 елда Күкчәтау тышкы округының өлкән солтаны Аблай Габбәсов башлангычы белән төзелә. Соңрак казакъ мулласы Науан хәзрәт Таласов җыйган акчага гыйбадәтханә үзгәртеп корыла. Бер катлы, авыш түбәле агач бина, башка мәчетләрдән манарасы бинаның нәкъ геометрик уртасында урнашкан булуы белән аерылып тора. 1868 елга кадәр мәчет имамы булып бары тик татарлар гына хезмәт итә, әлеге муллалар укыту эше белән дә шөгыльләнә. 1881 елда Күкчәтау татарлары (икенче гилдия сәүдәгәре Габделлатыйф Халиков, Фазлетдин Хисаметдинов, Баһаветдин Бикмөхәмәтов һ. б.) Дала генерал-губернаторыннан татарлар өчен шәһәрдә аерым мәчет төзүне сорыйлар. Рөхсәт алына. 1890 елда хаҗга киткәндә, сәүдәгәр Габделлатыйф Халиков татар мәчете өчен 3 000 сум акча, ике зур җир кишәрлеге һәдия итә. Мәчетне төзегәндә, соңрак мәчетне тотканда Күкчәтау байларыннан сәүдәгәр Шәймәрдан Госманов (1850—?) акчалата ярдәм күрсәтә. Мәчет 1894 елда төзелеп бетә. Күкчәтауның беренче мәчете кебек үк, ул бер катлы агач бина була, ике яруслы манарасы гына уртада түгел, түбә читендә урнаштырылган була. Мәчет «Татар мәчете» дип атала башлый һәм Уфадагы Ырынбур диния нәзарәтенә карый. 1918 елда Күкчәтауда һәм татар мәчетендә Галимҗан Баруди булып китә. ↪ Дәвамы

Сез беләсезме?

С.Сәйдәшевнең язулы бүләкләү кесә сәгатенең капкачы (Сәйдәш музее, Казан)
Гатаулла Даутов йорты

Сайланган исемлекләр һәм порталлар

Сайланган рәсем

Бу көнне ... (18 октябрь)

Liferea.svg Вакыйгалар

Baby anthony liekens 01-human.svg Туулар

Kerze.png Вафатлар

Сайланган мультимедиа


Өмә

Ilham Shakirov.gif Бу атнада өмә арабыздан киткән олуг җырчы Илһам Шакировка (1935–2019) багышлана.

Соңгы өмәләр:
1 атна элек: {{Сәйяр (1907–1918) труппасы}}
2 атна элек: 1637 tat.jpg Татарлар — Советлар Берлеге Каһарманнары исемлеген мәкаләләр белән тулыландыру
3 атна элек: Medistub.svg Медицина турында мәкаләләр язу һәм яхшырту

Deutsch (Алманча)English (Инглизчә)Español (Испанча)Français (Франсузча)日本語 (Японча)Português (Португалча)Русский (Русча)Türkçe (Төрекчә)Тулы телләр исемлеге

АзәрбайҗанчаБашкортчаКырым татарчаЧуашчаГагаузчаКаракалпакчаКарачай-БалкарчаКазакъчаКыргызчаТөрекмәнчәТөрекчәТатарчаТывачаУйгырчаҮзбәкчәЯкутча

Бүген 18 октябрь 2019 елБитне яңартырга