Баш бит
| ||||
Ничек язарга? · Мәкалә язу · Ярдәм · Безнең турында матбугатта · Мобиль юрама | Latin yazuı · Wikiquote проекты · Embassy · Эчтәлек |
Сайланган мәкалә
Чирмеш теле яки Мари теле (чир. Марий йылме) — мари халкының туган теле, фин-угыр телләренең фин-пермь телләре төркеменә керә. Чирмеш телендә 2 төп сөйләм бар: Тау һәм Болын. Болын чирмеш теленең ике шивәсе бар: Көнчыгыш (урал) сөйләше һәм Төньяк-көнбатыш сөйләше.
Чирмеш (мари) телләрендә исемнәр сан, килеш, зат һәм тартым буенча төрләнә.
Күплек сан категориясе башлыча “-влак” кушымчасы белән билгеләнә, “-шамыч” кушымчасы сирәгрәк кулланыла: пӧрт-влак, пӧрт-шамыч — өйләр; ача-влак — әтиләр; пасу-влак, пасу-шамыч — кырлар. Күмәк күплек сан кушымчасы “мыт” кеше исемнәренә, фамилияләргә һәм туганлык-кардәшлек атамаларына ялгана: Сапаевмыт — Сапаевлар; Эчанмыт — Эчаннар; ачамыт — әтиләр. Ә “ла” кушымчасы кайбер очракларда һәм башлыча күплек санның урын һәм юнәлтү килешләрендә генә актив кулланыла: яллаште — авылларда; яллашке — авылларга.
Татар телен белгән кеше чирмеш теле синтаксисын җиңел үзләштерә. Чирмеш һәм татар телләре җөмләләренең гомуми төзелеше бик охшаш. Ике телдә дә фикер йөртү рәвеше бер үк табигый мантыйк калыбына салынган. Гади җөмләләрдә дә, катлаулыракларында да хәбәрнең иң мөһим өлеше җөмлә азагында урнаштырыла: Тудо книгам лудеш. — Ул китап укый. Ме чодыраш каена. — Без урманга барабыз. Тыйын йоратыме туныктышет кӧ? — Синең яраткан укытучың кем?
↪ Дәвамы
Яхшы мәкалә
Кама автомобиль заводы (кыскача — КамАЗ, тулы исеме — "КАМАЗ" ААҖ, инглизчә — Publicly Traded Company KAMAZ, PTC KAMAZ) — зур йөк автомобильләре җитештерүче предприятие, хәзерге вакытта "Ростех" дәүләт берләшмәсенә керә. "КамАЗ" 1969 елда зур йөк автомобильләре җитештерү буенча заводлар комплексы ("КамАЗ" җитештерү берләшмәсе) буларак барлыкка килде. Предприятие үзенең тарихын 1969 елның 14 декабреннән — беренче җитештерү объекты төзеләчәк урында нигез чокыры казый башлаган көннән исәпли. Беренче КамАЗ автомобильләре 1976 елның 16 февралендә җитештерелде. Шуннан соңгы 41 ел эчендә (2017 ел азагына кадәр) предприятиедә 2 237 364 йөк автомобиле һәм 2,8 миллионнан артык йөрткеч эшләнгән.
"КамАЗ" Татарстанда иң егәрле сәнәгать берләшмәсе булып санала. Русия Федерациясендә иң эре автомобиль корпорациясе. “КамАЗ” — Советлар Берлегендә беренче акционерлык җәмгыяте (1990). "КамАЗ" ширкәтенә 96 предприятие керә, алар арасында "Туймазы автобетоновоз заводы", "НефАЗ" (Нефтекама шәһәре) һәм "Автоприцеп-КАМАЗ" (Ставрополь шәһәре) оешмалары бар. ↪ Дәвамы
Сез беләсезме?
- Идегәйнең Мәскәүне камавын Тарковский «Андрей Рублёв» фильмында күрсәтә.
- ССРБ гәҗитләренең зурлыгы тематикага һәм статуска бәйле була.
- Айда урнашкан бердәнбер һәйкәл алюминийдан эшләнгән.
- Карелиядә табылган петроглифларга — 5,5 мең ел.
- Украин фольклорында татар кенәзлегенә нигез салучы образы бар.
- Вьетнам музеенда дөньяда иң күп Чам халкы сыннары тупланган.
- Бөекбритания тораташларының иң зурысының авырлыгы — 40 тонна.
- Татар әбисе-суперстар җырчы карьерасын 72 яшендә башлап җибәрә.
- Мариларның ышанулары һәм Һинд дине арасында параллельләр үткәреп була.
- Борынгы фарсы шәһәре көчле җир тетрәүгә чыдарлык итеп төзелгән.
- Дөньяда бердәнбер тулы бер фәнни мәктәпнең мемориаль музее — Казанда.
Сайланган исемлекләр һәм порталлар
Сайланган cоңгы портал: | Татарлар тарихы | |
Сайланган cоңгы исемлек: | Татарлар - Советлар Берлеге Каһарманнары исемлеге |
Сайланган рәсем
Бу көнне ... (19 март)
Халыкара һөнәрчеләр көне
Испания, Португалия, Бельгия һәм Италиядә Аталар көне,
Польшада Кацублар бердәмлеге көне
Русия Федерациясендә Суасты көймәләрдә йөрүче диңгезчеләр көне
Финләндиядә Тигез хокуклар көне, һ.б.
Вакыйгалар
- 1831 — АКШ тарихында банктан беренче тапкыр акча урлау.
- 1958 — Страсбургта беренче Европарламент утырышы ачыла.
Туулар
- 1813 — Давид Ливингстон, инглиз сәяхәтчесе.
- 1957 — Илдар Гаянов, Башкортстанда яшәүче татар рәссамы.
Вафатлар
- 1907 — Фердинанд Юлиус Фагерлин (Ferdinand Julius Fagerlin), швед рәссамы.
- 1968 — Җәлил Киекбаев, башкорт тел белеменә нигез салучы.
- 1980 — Тимер Арслан, Башкортстан шагыйре.
Сайланган мультимедиа
Өмә
Бу атнада өмә арабыздан киткән олуг җырчы Илһам Шакировка (1935-2019) багышлана. |
Соңгы өмәләр: |
Башка бүлекләр
Ярдәм бүлеге — Википедияны үзгәртү эшендә ярдәм итү бүлеге.
Җәмгыять үзәге — Яңалыклар, проектлар һ.б.
Бәхәслек — Татар Википедиясе форумы.
Тугандаш проектлар
Wikipedia проекты табышсыз Wikimedia Фонды тарафыннан оештырылды. Wikimedia шулай ук ирекле эчтәлек белән күптелле булган башка wiki проектларны да алып бара:
Meta-Wiki Вики-проектлары |
Викисүзлек Күптелле сүзлек |
Викикитап Ирекле дәреслек |
Викихәбәрләр Ирекле яңалыклар |
Викиөзек Өзекләр җыентыгы |
Викиханә Ирекле китапханә |
Викисәфәр Юл күрсәткече |
- Deutsch (Алманча) – English (Инглизчә) – Español (Испанча) – Français (Франсузча) – 日本語 (Японча) – Português (Португалча) – Русский (Русча) – Türkçe (Төрекчә) – Тулы телләр исемлеге
- Азәрбайҗанча – Башкортча – Кырым татарча – Чуашча – Гагаузча – Каракалпакча – Карачай-Балкарча – Казакъча – Кыргызча – Төрекмәнчә – Төрекчә – Татарча – Тывача – Уйгырча – Үзбәкчә – Якутча