Баш бит
Италия, Русия Федерациясе һәм Тонгада — милли бердәмлек, Панамада — байрак, Мари Илендә — Мари дәүләтчелеге көннәре
- 1737 — Неапольдә дөньяның иң борынгы опера театры ачыла.
- 1892 — татар язучысы, галим Гали Рәхим дөньяга килә.
- 1922 — Мисырда Тутанхамон фиргавен мумиясе табыла.
- 1941 — татар язучысы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, мөгаллим Галимҗан Нигъмәти вафат була.
- 1946 — Парижда ЮНЕСКО оешмасы төзелә.
- 1979 — Тәһранда студентлар АКШ илчелегенә бәреп кереп, 53 америкалыны әсир итәләр.
- 1986 — татар шагыйре, тәрҗемәче Галимҗан Латыйп вафат була.
- 2008 — АКШ президенты сайлауларында Барак Обама җиңү яулый.
Хиромантия (грек. χεῖρ, ός "кул" һәм грек. μαντεία, ας "илаһилаштыру" сүзләреннән алынган) — учны өйрәнеп, киләчәктә хуҗасын ни көткәнен һәм аның шәхес хасиятләрен алдан әйтү. Популяр мәдәнияттә уч буенча уку буларак мәгълүм.
Дөнья буенча таралган, күптөрле мәдәни юрамалары булган феномен. Уч уку мәктәбенә карап төрле сызыкларны укуның һәм уч хасиятләренең күп еш конфликтлаучы интерпретацияләре бар. Кайбер академиклар бу белемне тәнкыйтьләп псевдофән дип атаганнар.
Евразиядә аны Һиндстан, Непал, Тибет, Кытай, Борынгы Иран, Шумерия, борынгы Израиль һәм Вавилон җирләрендә практикаланган. Европага Борынгы Мисыр һәм Борынгы Греция аркылы килә. Урта гасырларда уч уку сәнгате Католик чиркәү тарафыннан мәҗүси хорафат дип аталып актив бастырылган, XIX гасырның урталарыннан белемне тарату, хезмәтләр һәм тикшеренүләрнең басылуы актив дәвам итә. ↪ Дәвамы
Сез беләсезме?
- Казакъ ханының ССРБда беренче язу машинасын ясаган оныкчыгы 30 ел гомерен сөргендә үткәрә.
- Көрәш буенча дөнья чемпионы күп санлы сабантуйларда баш батыр калып, 50 автомобиль яулый.
- Ишкәкаяклыларның иң якын «туганнары» булып аюсыманнар һәм сусарлар санала.
- 11 дисктан торучы татар халык һәм һөнәри музыка тупланмасы татар музыкасының бар тарихын колачлауга дәгъва итә.
- Сарманда туган генералның Чернобыль афәтен бетерүдәге хезмәте ике орден белән бәяләнгән.
- «Көнчыгыш Элизабет Тейлоры» Россиядә «Чалы кошы» фильмындагы Фәридә роле буенча билгеле.
- 1828 елгы Россия һәм Иран арасындагы килешү Каспий диңгезендә Россияга гына хәрби флот ачарга хокук биргән.
- Тыва Яңа елында махсус тергезелгән учакка артыш ботаклары, аннары ак ризык салына.
- Сахаларның җәйге торагында эссе көннәрдә һәрчак салкынча, һавасы саф һәм чиста саклана.
- Татар артистларын «Аршин мал алан»ны уйнарга өйрәткән азәрбайҗан актеры үз өендә атып үтерелгән.
- Татарстанның бер авылында гына уздырылучы ирзә бәйрәмендә «аю тәпие» белән сыйланырга була.
- 35 ил белгечләрен берләштерүче халыкара оешма сайтында Казанда узачак конгрессы турында татар телендә хәбәр итә.
- Беренчесе Сталинга тапшырылган югары бүләкнең соңгысы казакъ җырчысына бирелгәннең икенче көнендә ил таркала.
- Риваять буенча, каен себеркесе тулы бер ил халкының яңа дин кабул итүенә этәргеч булган.
- Басклар Иленең Бискайя төбәге хөкүмәт башлыклары тарихи имән агачы янына басып ант бирә.
Көн үзәге темалары
COVID-19 коронавирус авыруы пандемиясе
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы:
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Испания патшасы Хуан Карлос I тәхеттән баш тарта һәм үз теләге белән илдән сөргенгә китә
Кожикоде янында Boeing 737 һәлакәте
Беларусь президентын сайлаулар (2020)
Снукер буенча 2020 елгы дөнья беренчелеге
Куштау шиханын юкка чыгару тирәсендәге көрәш
Оппозиционер Алексей Навальный агулануы тирәсендә шау-шу
Земфира Гали кызы Мифтахетдинова, (1963 елның 23 мае, ССРБ, Азәрбайҗан ССР, Бакы) — спортчы (стендлы ату), 2000 елның җәйге Олимпия уеннары чемпионы, 2004 елның җәйге Олимпия уеннары бронза призеры, дөнья чемпионы (1995, 2001), Аурупа чемпионы (1986, 1987, 1988).
Татар гаиләсендә туа, азәрбайҗанлы ире белән ике баланы үстерделәр. Азәрбайҗанның бәйсезлек алганнан соң беренче Олимпия уеннары чемпионы. Илнең төрле орден-медальләренә ия. Азәрбайҗанның атказанган физик тәрбия һәм спорт эшлеклесе (2017). Һөнәре буенча полиция хезмәткәре — полиция полковник-лейтенанты. Мәктәптә укыганда спорт гимнастикасы белән кызыксына.
Сайланган мультимедиа
Таныш булыйк
Википедия — Бөтендөнья пәрәвезе киңлекләрендә Вики механизмы ярдәмендә универсаль энциклопедия үстерү проекты.
Дөньяның 300 телендә бүлекләре булган Википедиянең максаты — теләсә нинди кеше үзгәртүләр кертеп яхшырта алган, ирекле килеш кулланыла алырлык объектив һәм тикшеренә алырлык эчтәлек тәкъдим итү. Тел-ара координацияләү эшендә лингва-франка буларак инглиз теле кулланыла.
Проект табигате нигез принциплар белән билгеләнә. Эчтәлеге Creative Commons CC BY-SA хокуки лицензиясе буенча булдырыла һәм кулланыла.
Җаваплылыктан баш тарту
Википедиянең Интернетта яшәвенә ярдәм итүче Викимедиа фонды, проект чикләрендә тупланган мәгълүматлар арасында хаталарның булуы өчен җаваплы түгел. Шәхси кертемнәре өчен җаваплылык катнашучыларда кала.
Катнашу
- Катнашырга: Нигез тәртипләр һәм башка кагыйдә-киңәшләр белән танышып алыгыз, һәм вики-этикетны хөрмәт итегез; теркәлү киңәш ителә, әмма мәҗбүри түгел.
- Ярдәм кирәк: Ярдәм битләрне карап чыгыгыз, анда хәл ителмәгән сорауларны исә булышу үзәгебездә сорагыз; теркәлгән катнашучылар ярдәм күрсәтергә әзерлеген белдергәннәре арасыннан актив волонтёрларга мөрәҗәгать итеп, остаз булулары турында сорый алалар.
- Көчләрегезне тикшерергә: Өйрәнү урынында үзгәртүләр кертеп карагыз яки мәкаләләрне язу / төзәтү киңәшләре белән танышыгыз.
- Акча белән ярдәм итү: Википедия укучылары ясаган иганәләре аркасында энциклопедиябез тулысынча бушлай һәм рекламадан азат. Иганәгез аны үстерергә һәм ирекле буларак сакларга ярдәм итә ала.
- Википедия турында фикерләр: Нәрсә уйлаганыгызны белдерегез - Facebook / VK.com / Telegram.
- Русия Федерациясе буенча илкүләм Викимедиа оешмасы ВМРУ (мета) һәм аның коллегалары уздыра торган онлайн һәм офлайн вакыйгалары
- Бөтендөнья Викимедиа җәмгыятьләренең күптелле хезмәттәшлекләрендә вәкилебез "Татар телле викимедиачылары" төркеме (мета) оештыра торган вакыйгаларда катнашу.
Җәмгыять
Җәмгыятебез мәкаләләргә үз өлешен тематик проектлар кысаларында һәм бит эчтәлеге турында аралашу урыннары ярдәмендә уртак хезмәттәшлеген башкарган катнашучылардан оеша.
Уртак идеалыбыз — "һәрбер кеше бар булган гыйлемгә ирекле килеш ирешә алган бер дөньяны барлыкка китерү".
Википедиянең татар телле бүлеге җәмгыяте 35 148 теркәлгән катнашучыдан тора, алардан 78 соңгы ай дәвамында кимендә бер үзгәртү кертте. Проектыбызның тотрыклы үсүе өчен 8 катнашучыбыз хезмәт функцияләрен башкаруга сайланган.
Проектыбыз кече, автохтон, Россия һәм Төрки халыклар телләрендәге Википедияләр төркемнәренә керә һәм дөньяның төрле илләрдәге күптеллелекнең әһәмиятен аңлаганнарның ярдәмен күреп яши.
Вики-кырларыбыз
- Хәзерге вакыйгалар
- Көн тәртибендәге мәсьәләләр
- Соңгы яңалыклар
- Статистика
- Вазыйфалар
- Стратегия
- Эшчәнлек планы
- Тиешле мәкаләләр исемлекләре:
- 1 000 • 10 000 • 50 000
- Татар теле: мәкалә - портал - татВП проекты (ВМРУ проекты) - тематик агач
- Татарнамә: мәкалә - портал - проект (бүлекләре) - тематик агач - күптелле исемлек
- Татарстан: мәкалә - портал - проект - тематик агач - күптелле исемлек
- Ай хезмәттәшлеге темасы
- Сайланган эчтәлек
- Соңгы үзгәртүләр
- Яңа битләр
Тирә якта
Тәкъдим ителгән мәкалә: Q3068249 — ингл. Tepexpan man / исп. Hombre de Tepexpan / фр. Femme de Tepexpan — тат. Тепеспан кешесе
Татарның язылмаган законнары, фәлсәфи кануннары – мәкальләре... |
Кем яраткан? Кем чыгарган? И «гөнаһ» ләфзы, сине; Мәгънәсезсең, сеңдералмый саф гакыл һәзмы сине! ↪ Дәвамы... |
Тугандаш проектлар
Викиверситет — белем бирү аланы
Викиҗыентык — медиафайллар саклагычы
Викикитап — дәреслекләр һәм белешмәлекләр
Викимәгълүмат — фактик мәгълүмат-белем базасы
Викиөзек — өземтәләр җыентыгы
Викисәфәр — юл күрсәткече
Викисүзлек — сүзлек һәм тезаурус
Викитөрләр — биологик төрләр
Викиханә — оригиналь текстлар
Викихәбәрләр — хәбәрләр агентлыгы
Мета-Вики — проектара хезмәттәшлек аланы
Викимедиа инкубаторы — яңа тел бүлекләре
MediaWiki — «MediaWiki» буенча белешмә
Phabricator — технологик платформаны үстерү