Баш бит
| ||||
Ничек язарга? · Мәкалә язу · Ярдәм · Безнең турында матбугатта · Мобиль юрама | Latin yazuı · Wikiquote проекты · Embassy · Эчтәлек |
Сайланган мәкалә
Робот — ул катлаулы гамәлләр сериясен автоматик рәвештә ясарга сәләтле, бигрәк тә санак тарафыннан программаланучы машина. Роботлар читтәге идарә җайланмасы тарафыннан юнәлтелергә мөмкин яки эчендә корылган идарә булырга мөмкин. Роботлар кеше формасында конструкцияләнергә мөмкин, әмма күпчелек роботлар аларның кыяфәте нинди булуга карамастан биремне үтәү өчен конструкцияләнгән машиналар. Тормыштагы сыман кыяфәт мимикасы яки автоматик хәрәкәтләр ярдәмендә робот акыл хисен яки фикерен чагылдыра ала.
Роботларның куллануы, эшләве, төзүе һәм конструкциясе өстендә, һәм шулай ук аларның идарәсе, сенсор кире бәйләнешен һәм мәгълүмат эшкәртү санак системалары белән эшләүче технология тармагы робототехника дип атала. Бу технологияләр куркынычлы мохиттә яки җитештерү процессларында кеше урынына эшли ала торган, яки кыяфәт, үз-үзен тотуы һәм/яки аңлауда кешегә охшый торган автоматик машиналар белән эш итә.
Электроника 1948 елда Англиядә Уильям Грэй Уолтер ясаган беренче электроник автоном роботлар ясау белән үсешнең әйдәп баручы көченә әйләнә. Беренче санлы һәм программаланучы робот 1954 елда Джордж Девол тарафыннан уйлап чыгарыла һәм Unimate дип атала. Ул 1961 елдан General Motors заводларында басым астында кою машиналарыннан кайнар металл кисәкләрен күтәрү өчен кулланылган. ↪ Дәвамы
Яхшы мәкалә
Брауншвейг (алман. Braunschweig) — Төньяк Алманиянең Түбән Саксония федераль җирендә урнашкан шәһәр. Брауншвейг халык саны буенча Түбән Саксониянең Ганновердан кала икенче зур шәһәре булып тора: 2015 елның 31 декабренә шәһәр халкы саны 252 768 кеше тәшкил итә. Брауншвейг Вольфсбург һәм Зальцгиттер шәһәрләре белән бергә Түбән Саксония җиренең тугыз оберүзәгенең (de) берсен хасил итә.
Брауншвейгның килеп чыгышы IX гасырның башына барып тоташа. Генрих Лев идарәсе вакытында шәһәр аеруча тиз үсте һәм XIII гасыр уртасыннан Ганза сәүдә берләшмәсенә кергән күәтле һәм абруйлы сәүдә үзәгенә әверелде.
1918 елның ноябренә кадәр шәһәр Брауншвейг герцоглыгының башкаласы була. Ноябрь революциясе һәм герцогның тәхетеннән ваз кичүеннән соң Брауншвейг республикасы башкаласы була. 1946 елда Түбән Саксония җиренә керә.
Хәзерге вакытта Брауншвейг төбәге - Ауропадагы мөһим белем бирү һәм фәнни үзәге. Ауропа берлегендә 2007 нче елдан башлап Брауншвейг фәнни-техник тикшеренүләр һәм эшләнмәләр аеруча интенсив рәвештә үткәрелә торган төбәкләренең берсе. Фән үсеше өчен фондлар оештыручылар берләшмәсе Германиядә 2007 елда Брауншвейгка "Фән шәһәре" дигән мауктаулы исем бирде. ↪ Дәвамы
Сез беләсезме?
- Идегәйнең Мәскәүне камавын Тарковский «Андрей Рублёв» фильмында күрсәтә.
- ССРБ гәҗитләренең зурлыгы тематикага һәм статуска бәйле була.
- Айда урнашкан бердәнбер һәйкәл алюминийдан эшләнгән.
- Карелиядә табылган петроглифларга — 5,5 мең ел.
- Украин фольклорында татар кенәзлегенә нигез салучы образы бар.
- Вьетнам музеенда дөньяда иң күп Чам халкы сыннары тупланган.
- Бөекбритания тораташларының иң зурысының авырлыгы — 40 тонна.
- Татар әбисе-суперстар җырчы карьерасын 72 яшендә башлап җибәрә.
- Мариларның ышанулары һәм Һинд дине арасында параллельләр үткәреп була.
- Борынгы фарсы шәһәре көчле җир тетрәүгә чыдарлык итеп төзелгән.
- Дөньяда бердәнбер тулы бер фәнни мәктәпнең мемориаль музее — Казанда.
Сайланган исемлекләр һәм порталлар
Сайланган cоңгы портал: | Татарлар тарихы | |
Сайланган cоңгы исемлек: | Татарлар - Советлар Берлеге Каһарманнары исемлеге |
Сайланган рәсем
Бу көнне ... (22 февраль)
Халыкара скаутлар хәрәкәте, җинәять корбаннарын яклау һәм масонлык көннәре. Аргентина — Аргентинага караган Антарктида өлеше көне. Кыргызстан — Җир өслеген җайлаштыру, геодезия һәм картография хезмәте көне. Мексика — Агрономлар көне. Сент-Люсия — Бәйсезлек көне. Япония — Мәче көне.
Вакыйгалар
- 1928 — Казанның «Электра» кинотеатрында беренче татар нәфис фильмы Булат батыр тамашачыларга күрсәтелде (рәсемдә).
- 1958 — Мисыр һәм Сүрия президентлары ике илнең Берләшкән Гарәб Җөмһүриятенә берләшүе турында акт имзалыйлар.
Туулар
- 1732 — Джордж Вашингтон, беренче АКШ президенты (1799 елда вафат).
- 1940 — Әзһәр Шакиров, татар артисты.
Вафатлар
- 1671 — Адам Олеарий, алман сәяхәтчесе.
- 2012 — Фирдәвес Әхтәмова, актриса, «Бибинур» нәфис фильмында төп рольне башкаручы.
Сайланган мультимедиа
Өмә
Бу атнада өмә арабыздан киткән олуг җырчы Илһам Шакировка (1935-2019) багышлана. |
Соңгы өмәләр: |
Башка бүлекләр
Ярдәм бүлеге — Википедияны үзгәртү эшендә ярдәм итү бүлеге.
Җәмгыять үзәге — Яңалыклар, проектлар һ.б.
Бәхәслек — Татар Википедиясе форумы.
Тугандаш проектлар
Wikipedia проекты табышсыз Wikimedia Фонды тарафыннан оештырылды. Wikimedia шулай ук ирекле эчтәлек белән күптелле булган башка wiki проектларны да алып бара:
Meta-Wiki Вики-проектлары |
Викисүзлек Күптелле сүзлек |
Викикитап Ирекле дәреслек |
Викихәбәрләр Ирекле яңалыклар |
Викиөзек Өзекләр җыентыгы |
Викиханә Ирекле китапханә |
Викисәфәр Юл күрсәткече |
- Deutsch (Алманча) – English (Инглизчә) – Español (Испанча) – Français (Франсузча) – 日本語 (Японча) – Português (Португалча) – Русский (Русча) – Türkçe (Төрекчә) – Тулы телләр исемлеге
- Азәрбайҗанча – Башкортча – Кырым татарча – Чуашча – Гагаузча – Каракалпакча – Карачай-Балкарча – Казакъча – Кыргызча – Төрекмәнчә – Төрекчә – Татарча – Тывача – Уйгырча – Үзбәкчә – Якутча