Исем
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Исем (ат) — кемне (бу очракта шәхси исем) дә булса яки продуктны (бренд, сәүдә маркасы), идеяны аеру, атау өчен кулланылучы сүз төркеме.
Исемнәр идентификатор буларак, программалауда кулланылалар (мәсәлән исемнәр киңлеге).
Исемне алыштыручы тәхәллүс дип атала.
Бер төрдән булган предметларның, затларның барысы өчен дә уртак исемнәр уртаклык исем булалар. Бер төрдән булган предметлар һәм затларның берсенә генә бирелгән исем ялгызлык исем дип атала.
Берлек сандагы исем - махсус күрсәткече булмаган исем. Күплек сандагы исем - -лар, -ләр кушымчасы ялганып ясаган исем. Борын тартыгына беткән исемнәр -нар, -нәр кушымчасы алалар.
Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Татар исемнэре ни сөйли?(рус.)
- Татар ир-ат исемнәре. [DOC]