Словакия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү


Словакия
Flag of Slovakia.svg Словакия илтамгасы
Байрак Илтамга
Словакия милли һимны
EU-Slovakia.svg
Рәсми телләр словацкий язык
Башкала Братислава
{{{Җитәкчеләр вазифалары}}} {{{Җитәкчеләр}}}
Халык саны
• Бәя
Халык тыгызлыгы

5 426 252 кеше
КПҮИ  0,738[1], 0,75, 0,763[1], 0,793, 0,827[1], 0,832[1], 0,836[1], 0,84[1] һәм 0,844[1] 
Акча берәмлеге Евро
Интернет-домен .sk
ISO коды SK
ХОК коды SVK
Телефон коды +421
Сәгать пояслары Үзәк Аурупа вакыты, UTC+01:00 һәм UTC+02:00
Балигъ булу яше 18

Координатлар: 49° т. к. 20° кч. о. / 49° т. к. 20° кч. о. / 49; 20 (G) (O)

Слова́кия (словакча Slovensko)Үзәк Аурупада урнашкан, диңгезгә чыкмаган дәүләт. Башкаласы — Братислава шәһәре. Төньяк-көнбатышта Чехия белән, төньякта Пүлшә белән, көнчыгышта Украина белән, көньякта Маҗарстан белән, ә көньяк-көнбатышта исә Австрия белән чиктәш.

2004 елдан Словакия НАТО әгъзасы, 2004 елдан ул Аурупа Берлегенә керә. Словакиянең территориясы 49 000 квадрат километр (19 000 квадрат миля) били һәм күбесенчә таулы урын. Халык саны 5 миллионнан артык һәм күбесенчә словаклардан тора. Аның башкаласы һәм иң зур шәһәре Братислава. Рәсми тел булып, славян телләр гаиләсе әгъзасы словак теле тора.
Славяннар хәзерге Словакия территориясенә 5-енче һәм 6-ынчы гасырда килгәннәр. 7-енче гасырда алар Само Империясен барлыкка китерүдә әһәмиятле роль уйнаган һәм 9-ынчы гасырда Нитра Кенәзлеген нигезләгәннәр. 10-ынчы гасырда территория Маҗарстан Патшалыгына кертелгән, шул ук вакытта ул үзе Габсбурглар Империясе һәм Австро-Маҗарстан Империясе өлеше булган. Беренче бөтендөнья сугышыннан һәм Австро-Маҗарстан Империясен таркатудан соң, словаклар һәм чехлар Чехословакияне нигезләгәннәр. Аерым Словак Җөмһүрияте (1939-1945) Икенче Бөтендөнья Сугышы вакытында булган һәм Нацистлар Германиясенең клиент дәүләте булган. 1945 елда Чехословакия коммунистлар хөкемдарлыгы астында Совет иярчене буларак кабат торгызылган. Словакия 1993-енче елның 1 январенда Чехословакияне имин рәвештә таркатудан соң бәйсез дәүләт була.

  1. 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 1,11 1,12 1,13 http://hdr.undp.org/en/countries/profiles/SVK